TOP
Дата мероприятия: 11-06-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Россия көне-Ватаныбыз, аның күпмилләтле халкы һәм бай мәдәнияте өчен патриотизм, бердәмлек һәм горурлык хисе белән сугарылган бәйрәм. 12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрделә. Мәгълүмат сәгатенең максаты-яшьләрдә зур, күпмилләтле Ватан-Россиядә әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру. Ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне — бөтенләй яшь бәйрәм, әмма бу көнне ышанычлы рәвештә Россия Федерациясенең туган көне дип атарга мөмкин, чөнки бу көнне 1990 елда «РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация»кабул ителә. Россия Федерациясе үзе артында күпмилләтле дәүләт статусын калдырды, анда һәр халык тигез хокукларга ия булды. Россия халыкларының һәркайсы тел, тормыш рәвеше, гореф-гадәтләр, тарихи традицияләр, дин, мәдәният буенча аерылып тора. Балаларга Россиянең дәүләт символлары турында һәм Ватаныбызның гадәти булмаган истәлекле урыннары турында танышып узачаклар. Шулай ук стена газетасы чыгарыла һәм оригами техникасында Россия атрибутларының берсе - флаг ясалачак. 

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Чалпинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Чалпы, ул. Центральная, 24
Начало: 11 июня в 11:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия