TOP
Дата мероприятия: 02-06-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган мәгълүмат көне үтәчәк. Биредә Бөек Ватан сугышы турында тарихи-документаль әсәрләр, бу фаҗиганы үз күзләре белән күргән фронтовик-язучыларның һәм хәзерге заман авторларының китаплары тәкъдим ителә.

Әлеге күргәзмәдә китап сөючеләр татарстанлыларның сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, Бөек Ватан сугышында катнашучы яктшаларыбызның каһарманлыгы турында бәян итүче китаплар белән дә танышып үтәчәкләр.

Сугыш, аның батырлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел. Бөек Ватан сугышы турында сөйләүче китапларда кыйммәтле дәресләр һәм тормыш тарихлары бар, аларны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру мөһим.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Чалпинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Чалпы, ул. Центральная, 24
Начало: 02 июня в 10:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия