TOP
Дата мероприятия: 30-05-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

2026 елның 1 июнендә күренекле татар язучысы  Нәби Дәүлинең тууына 116 ел тула. Ул - татар язучыларыннан немец әсирлегендә булып, туган иленә әйләнеп кайта алган бердәнбер язучы. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырыла.  Нәби Дәүли – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Аның шагыйрь буларак таланты утызынчы елларда ук ачыла башлый. Ә зур әдәбият мәйданына ул кырыс тормыш сынаулары аша килә.Нәби Дәүли күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек күләмле поэмалар, проза әсәрләре, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) романын иҗат итеп татар әдәбияты тарихында күренекле урын алган әдип.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Буралинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Буралы, ул. Октябрьская, 34
Начало: 30 мая в 09:00
Длительность: 8 часов

Похожие мероприятия