Описание
Нәкый Исәнбәт – XIX гасыр ахырында туып, Габдулла Тукайлар заманында ук шигырьләр язып бастырган әдип ул. Башта ул шагыйрь булып таныла. Бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган, бик күпләрнең яратып җырлый торган «Син сазыңны уйнадың» җырының сүзләрен әдип 26 яшьлек егет чагында иҗат итә. Аның гомере озын булды: 92 яшькәчә яшәде. Эшләгән эшләре исә аннан да күбрәк, колачлырак булды. Юкка гына аны энциклопедист галим димиләр. Үз гомерендә ул Беренче бөтендөнья сугышын, Октябрь инкыйлабын, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышын кичерә. Аның өлешенә Россия империясе һәм СССР таркалуы туры килә. Ул татар халкының тугрылыклы улы булып кала, алтыннан да кыйммәтрәк хәзинәне эзли һәм таба. Татарлар яшәгән ерак авылларга экспедицияләре нәтиҗәсендә, Нәкый Исәнбәт табышмаклар, әкиятләр, легендалар, мәкальләр таба һәм бастыра. Әлеге күргәзмә яшь китап сөюче дусларга да, өлкән буынга да кызыклы булыр һәм гамәли эшчәнлеккә кертелер дип өметләнәбез.
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов
Длительность: 6 часов