Описание
Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән - 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстан АССРның, Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.
Әтисеннән һәм үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән Хәсән, 1905 ел инкыйлабыннан соң, Кармәттә ачылган мәктәпкә йөреп белем ала башлый.
1914 елның язы җиткәч ул Тобол губернасының Ахман авылына китә. Анда аның абыйлары җир алып урнашкан була. Җәйне алар белән бакыр колчеданы руднигында эшләп уздыра. Ә көз җиткәч абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә урнаштыралар.
Чорына күрә алдынгы уку йортларының берсе булган «Галия» мәдрәсәсендә уку – Туфанның белемен киңәйтергә ярдәм итә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуга зур этәреш бирә. Анда ул Галиҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Шәехзада Бабич оештырган түгәрәкләргә йөреп, шигырь язу серләренә төшенә, әдәби кичәләрдә Сәгыйт Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйт Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлый.
Җәйге ялларында яшүсмер егет, укуына акча юнәтү максаты белән, Урал шахталарында эшли, сәгатьләр төзәтә, соңрак Лысьвадагы металлургия заводында токарь булып хезмәт итә. 1917 елның Февраль вакыйгаларын, аннан соң Октябрь инкыйлабын ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.
Длительность: 9 часов