Описание
Яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә. Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата.Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану. Менә шушы хәлләргә калмауны искәртеп, Юлсубино авылы китапханәсендә "Наркомания- гомерне кыскартучы" дип исемләнгән чара үтәчәк.
Длительность: 1 час