TOP
Дата мероприятия: 08-07-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Күңелләрне җылытырлык, моңлы һәм шигъри бер кичәгә чакырабыз! Гаилә көне уңаеннан, "Яшьлегем чишмәләре" клубының өлкән буын вәкилләре өчен махсус музыкаль-шигъри чара оештырыла. Бу бәйрәм бөтен гаилә өчен дә бик мөһим булган гаилә традицияләрен искә алу, аларны яңарту һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге бирә.

Музыкаль-шигъри кичәбез гаилә бәйрәменә ямь өстәр, күңелләрне күтәрер. Бергәләп татар халкының бай мирасын, аның матур йолаларын искә төшерербез. Гаилә кыйммәтләре, ата-анага хөрмәт, балаларга мәхәббәт – боларның барысы да  җырларыбызда, шигырьләребездә чагылыш табар.

"Яшьлегем чишмәләре" клубы – ул өлкәннәребез өчен берләшү, аралашу, яшәү дәрте табу урыны. Бу чара аларның тормышына яңа төсләр өстәр, аларны тагын да ныграк берләштерер дип ышанабыз.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая
Татарстан Респ, р-н.Нижнекамский, г. Нижнекамск, ул. Тукая, 31
Начало: 08 июля в 16:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия