TOP
Дата мероприятия: 23-09-2024 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов — татар язучысы. Ш. Рәкыйповның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре — матбугатта 1957 елдан күренә башлый. Ул — дистәдән артык исемдә бер пәрдәле комедияләр, драмалар, скетчлар авторы.   Әдипнең күпчелек повесть һәм романнары рус теленә тәрҗемә ителә.  2нче номерлы шәһәр китапханәсендә язучының иҗатына багышланган  китап күргәзмәсе куелды. Язучының иҗаты белән кызыксынган һәм  танышырга теләгән китап укучыларны китапханәдә көтеп калабыз. Ш.Рәкыйпов әсәрләре һәрвакыт диярлек документаль, ә геройлары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында   катнашучылар. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә ут аша үткән, үлемне йөзгә-йөз каршы алган чын солдат образлары ачыла, аларда кеше күңеленең матурлыгы, чын батырлык, көчле ихтыяр көче һәм Ватанны саклаучы сугышчының зур йөрәге ачыла.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Ново-Мелькенская сельская библиотека – филиал № 22
Татарстан Респ, р-н.Мензелинский, с. Новый Мелькен, ул. Школьная, д 30
Начало: 23 сентября в 10:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия