
«Бурдан кала, уттан калмый». Библиоквиз. Балалар белән янгын чыгу куркыны турында әңгәмә.
Описание
Иң зур афәт – янгын! Ул – бик куркыныч һәм явыз күренеш. Бер сүндерелмәгән учак бөтен урманны яндырып бетерергә мөмкин. Янгын бик җиңел башланып китә, әмма аны туктатуы бик авыр. Янгынны сүндереп өлгергәнче, гектарлаган урманнар юкка чыгарга мөмкин. Ул үзеннән соң бары тик кап- кара җир генә калдыра. Бу урында әле бик күп еллар яшел агачлар, аллы - гөлле чәчәкләр булмас. Янгын бит ул үзеннән- үзе генә килеп чыкмый. Бу кешеләрнең ваемсыз-лыгы аркасында килеп чыга. Һәрберебез табигатьтә. Учак янында ял итәргә яратабыз. Урманның матурлыгына, яшеллегенә сокланабыз. Тик артыңнан учакны сүндермәсәң, бу гүзәллек инде юкка чыгычак. Ә бит игътибарлырак булсаң, бу хәлне булдырмый калырга мөмкин.Дәвек авыл китапханәсендә бу темага әңгәмә уздырылачак, мәгълүмати күргәзмәләр оештырылачак.
Длительность: 1 час