TOP
Авылымның үткәне, бүгенгесе, киләчәге «Бөтен уем, эшем сиңа, авылым!» 0+
Дата мероприятия: 28-06-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Туган җир...Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер. Дәвек авыл китапханәсендә бу темага әңгәмә уздырылачак, мәгълүмати күргәзмәләр оештырылачак.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Деуковская сельская библиотека – филиал № 9
Татарстан Респ, р-н.Мензелинский, с. Деуково, ул. Советская, 35
Начало: 28 июня в 11:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия