TOP
Дата мероприятия: 23-09-2024 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Бакчада тәрбияләнүче нәниләр белән “Әти белән без дуслар” исемле чара уздырыла. Балалар үз әтиләре белән таныштыралар, аларның һөнәрләре турында да сөйлиләр. “Әтиләр нинди була?” дигән сорауга җавап бирәләр.  Ә иң истә калганы- бергәләп әтиләргә бүләк  ясау була,рәсем ясыйлар.

Әти ул тормышыбызда безнең өчен әни кебек үк мөһим урын алып тора.  Әтиләр көненең төп максаты- әтинең гаиләдәге абруен күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын арттыру. Бәйрәм алдыннан китапханәдә яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен “Әти белән укыйбыз” –китап күргәзмәсе эшли башлый.                                                                                                                                                                                                                    Әти образы балалар әдәбиятендә киң чагылдырыла. Күргәзмәдә рус, татар, чил ил балалар әдәбияты китаплары белән танышып була, мәсәлән, Аркадий Райкин, Виктор Драгунский, Владимир Маяковский, Виктор Галявкин әсәрләре. Аларда әтиләр, аларның гаиләдә тоткан урыннары, гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әнинең балага ихтирамы, мәхәббәте чагылган.Шулай ук тәкъдим ителгән әдәбият әсәрләре  әтиләргә буш вакытларын балалар белән мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.


Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость

В этом городе нет сеансов

Похожие мероприятия