TOP
Дата мероприятия: 20-09-2024 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

«Сөмбелә» бәйрәме – безнең авыл җирлегенә кергән дүрт авылның традициясенә әверелгән бәйрәмнәрнең берсе. Халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмәрнең берсе .

Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айньң иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын-сары толымлы, «сөмбел чәчле» кыз кыяфәтендә күзалланган. Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Әйдәгез, без дә шушы матур бәйрәмне уен-көлке, җырлы-биюле, гомумән гамәлле итеп каршы алыйк әле. Кунакларыбызны самавырдан кайнар чәй, кабак бәлеше, җырлы– биюле программа көтеп кала. Рәхим итегез.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость

В этом городе нет сеансов

Похожие мероприятия