TOP
Дата мероприятия: 26-06-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

2025 нче елның 26 июнендә Уразай авыл китапханәсендә «Макияж салу - сәнгать ул» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылачак.Бу күргәзмәдә макияж,күзләргә кара тарту, күз кабагын буяу, тушьлар, теньнәр һ.б. ка лар турында бик күп информация куелачак.

Бүгенге косметика дәрьясында бизәнү әйберләре бихисап күп.Сөрмә, иннек... кершәннәрнең дә нинди төслеләре генә юк хәзер.Киемеңә килешлесен, җаныңа ятышлысын ал да буян.Сүз дә юк, бизәнгәч матурланасың.Тик кичен өйгә кайткач, бу матур буяуларны юып төшерергә кирәк.Безнең күргәзмәдә нәкъ менә өстә санап үтелгән косметика, аны ничек дөрес сайларга, нәрсә белән юып төшерергә - барысы турында да мәгълүмат куелачак.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Уразаевская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Уразаево, ул. Энгельса, 63
Начало: сегодня в 10:00
Длительность: 7 часов

Похожие мероприятия