TOP
Дата мероприятия: 11-05-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Татар халкы бу сугышны азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Татарстаннан ярты миллионнан артык кеше  (560 мең) сугышка китте. Алар арасында шактый гына татар язучылары да (шул исәптән, безнең Азнакай районыннан Г. Галиев, Ә. Кари кебек әдипләр дә) бар иде.
Язучылар  сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр бирделәр, кулларына каләм һәм корал тотып көрәштеләр. Ә. Фәйзинең “Халыклар ярсуы” шигырендәге менә бу юллар ул көннәрдә һәркемне биләп алган уй-теләкләрне чагылдыра:
                                             Каушарга, бер адым чигәргә,
                                             Халыклар, юк безнең хакыбыз,
                                             Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!
                                             Бу – безнең мөкатдәс антыбыз! 
Совет солдаты һәрвакыт җиңүнең безнең якта булырына тирән ышаныч белән яшәде, һәм ул көн килде. Сугыш... нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык кешеләрне дә тетрәндергән. Сугыш хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә,  бу еллар кабат искә төшә. Ул кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен, олыларга да, үсмер балаларга да күп көч сарыф итәргә туры килде. Һәм миллионлаган кеше, бу кыенлыкларны җиңеп чыгып, корал тотып, дошманга каршы көрәшүче сугышчыларның Бөек Җиңүгә ирешүенә үз өлешен кертте.


Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Чалпинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Чалпы, ул. Центральная, 24
Начало: 11 мая в 10:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия