TOP
Дата мероприятия: 18-06-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Авыл  китапханәчесе мәктәп яны лагеры укучылары өчен сәламәтлек сәгате үткәрәчәк.

Китапханәче һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, сәламәтлек нәрсә ул һәм аны ничек сакларга кирәк; көн режимы, гигиена, дөрес туклану, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү турында сөйләячәк. Уен формасында балалар витаминнар турында һәм аларның организм өчен ни өчен кирәклеге, нинди туклану продуктларында булуы турында беләчәкләр.

Балалар «Әкиятләрдә сәламәтлек турында» викторинасында катнашачаклар һәм «Сәламәтлек әлифбасы» күргәзмәсе китаплаыр белән танышачаклар.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Чубар-Абдулловская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Чубар-Абдуллово, ул. Советская, 85
Начало: 18 июня в 10:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия