Описание
Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк кешеләргә. Һәр елны октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр — безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Әлбәттә инде, өлкәннәргә, әби-бабайларыбызга игътибар-ихтирам бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен булырга тиеш. Чөнки яшь барган саен сәламәтлек какшый, хәтер начарая. Ә инде киләчәк буыннар өчен күпне эшләп тә, бүген игътибарсыз, ярдәмсез калучыларга рәхим-шәфкатьле булу аеруча кирәк. Шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Юкка гына шәфкатьлелек бизи кешене дип әйтмиләр бит.
Длительность: 1 час