Описание
Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәтен «икенче фронт» дип атыйлар. Чыннан да, партизаннарыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Партизан отрядларының ничек оештырылуы, анда кемнәр катнашканлыгы, ул отрядлар тарафыннан нинди шартларда нинди эшләр алып барылуы турында балалар китапханәче сөйләвеннән беләләр. Балаларга партизан хәрәкәте әгъзалары булып, олылар гына түгел, ә еш кына балалар, яшүсмерләр дә торуын искә төшерелә. Валя Котик, Зина Портнова, Марат Казей, Зоя Космодемьянская – менә батыр эшләре белән Җиңүне якынайткан балаларның тулы булмаган исемлеге. Балаларга пионер-геройлар турында видеороликлар карарга тәкъдим ителә, аннары китапханәче күргәзмәдә булган китапларга күзәтү була, аларны укырга киңәш ителә, чөнки бу китаплар – чын геройлар турында.
Длительность: 2 часа