TOP
Дата мероприятия: 05-07-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл авылында туган.

1958 елда Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.

Мәсгут Имашев — күпкырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды.

Мәсгут Имашев — Әлмәт музыка училищесын оештыручы, аның беренче директоры булды.

Казанның П. И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итә. Озак вакыт Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.

Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Сарлинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Сарлы, ул. Центральная, 68А
Начало: 05 июля в 10:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия