Описание
Ләбиб Гыйльми (Ләбиб
Гыйльман улы Гыйльманов) 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстан АССРның Әлмәт
районы Иске Баграж (хәзерге исеме —Ялховой) авылында крестьян, гаиләсендә туа.
Кече яшьтән үк ятим калып, балалык һәм үсмер чагы көтүче һәм бай ялчысы
хезмәтендә үтә. Октябрь революциясеннән соң, авылның яшь
комсомол-активистларыннан берсе буларак, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга
җибәрелә (1923). Мәктәпне тәмамлагач, башта Әлмәттә волость комсомол комитеты
секретаре булып эшли, аннары, 1928 елда Коммунистлар партиясенә член итеп
алынганнан соң, Казанга чакырылып, комсомолның өлкә комитеты инструкторы итеп
билгеләнә.
1930 елда Л. Гыйльми, ВЛКСМ Үзәк Комитеты карары
буенча, Монголия революцион яшьләре оешмасының Үзәк Комитетына киңәшче итеп
җибәрелә. Монголиядән кайткач, 1932—1934 елларда, ул комсомолның Татар-стан
өлкә комитетында икенче секретарь, ә 1935—1937 елларда республика балалар
матбугаты органнары «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге
«Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.
Проза
әсәрләре белән беррәттән, Л. Гыйльми шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Аның
шулай ук революциягә кадәрге авыл тормышына багышланган «Кайгылы җыр» исемле
пьесасы да бар.
Л. Гыйльми 1947 елның 20 февралендә вафат була. Ул
1934 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены .
Длительность: 1 час