Описание
Күз алдына китерәсезме, китапханәдә идәндә һәм китапларда кемнәрнеңдер эзләре! Кунакларыбыз бу хәлнең сәбәбен бик тиз табып алырлар һәм моның сәбәбен аңлатырлар!Алар бүген шул эзләр буйлап сәяхәт итәчәкләр.Аннары әдәби уен үткәреләчәк - актив укучылар үзләрен китапханәче ролендә сынап караячаклар. Алар китапларны киштәләргә куеп, яшьтәшләренә китаплар тәкъдим итәчәк, укучының формулярларын рәсмиләштереп караячаклар. Балалар бердәм рәвештә «Әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы сорауларына җавап бирәчәкләр. Чараның максаты- яшь «Интернет һәм sms-ок буынын» китапханә турында уңай фикер тудыру, яңа кулланучыларны әдәбиятка һәм даими укуга җәлеп итү , шул рәвешле китапханә укучылары даирәсен киңәйтү.
Длительность: 1 час