TOP
Дата мероприятия: 14-05-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүматны кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшыралар. Сугыш һәр йортка чакырылмаган кунак булып бәреп керә. Һәр гаиләгә кайгы, газаплар, күз яшьләре һәм якыннарыннан аерылу авыртуы китерде. Аларның берәүләре һәлак булган, икенчеләре – хәбәрсез югалган, өченчеләренә бәхет елмайган – алар өйләренә кайтканнар. Алар барысы да безнең хәтердә яши һәм, әгәр без аларны истә тотсак, мәңге яшәячәкләр. Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган  хәтирәләр, истәлекле әйберләр була. Туганнары өчен фотолары, аның турындагы хәтирәләре, Бөек Ватан сугышында алган орден – медальләре бик кадерле. Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислары кала. Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау – әби-бабаларыбызның әманәте. Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, әйдәгез, һәр гаиләдә хәтер яңартыйк.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Чубар-Абдулловская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Азнакаевский, с. Чубар-Абдуллово, ул. Советская, 85
Начало: 14 мая в 10:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия