Описание
Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган .
Җ. Тәрҗеманов-матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — « Безнең җавап » исемле шигыре җиденче класста укыган чагында язылып , 1935 елның 23 февралендә « Яшь ленинчы » газетасында басылып чыга . Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре , мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый . 1938 елда исә унынчы класста укучы яшь каләмнең «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә .
Аның « Ябалак һәм Тавык » (1940), « Шуктуган » (1962), « Шаян һәм Наян» (1965), « Көмеш-койрык » (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга . Җ, Тәрҗемановның нәниләргә багышланган әсәрләренең теле халыкчан гади , музыкаль яңгырашлы , төзек-тигез рифмалы . Аның аерым шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган .
Длительность: 1 час