TOP
Дата мероприятия: 29-03-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да әйтеп була. Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр — халкыбызның җан авазы. Шуңа күрә без аларны белергә, өйрәнергә һәм киләчәк буынга тапшырып калдырырга бурычлы. Шушы максат белән 29 нчы март көнне «Мөнәҗәтләр — халкыбызның җан авазы…» дип исемләнгән мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр әйтү кичәсе булып узачак.  Очрашуда катнашучылар мөнәҗәтләр һәм вәгазьләрнең әһәмияте һәм кирәклеге турында фикер алышачаклар. 


Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Азимовский сельский клуб
Татарстан Респ, р-н.Апастовский, д. Азимово, ул. Ленина, 6
Начало: сегодня в 18:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия