Описание
Бәхетлеләр бии, диләр, Биик әле, әйдәгез.
Бии белеп, үз бәхетен Тапса иде һәммәбез
Әйдә әле, бас биюгә, Әйдә әле, биибез.
Тыпырдатып баскан саен: -Мин бәхетле! – диегез.
Әйдә әле, бас биюгә, Димә: биюче түгел.
-Мин бәхетле, - дип биесәң, Яшәүләре бик җиңел.
Син биюче, мин биюче, Бии белгән – бәхетле.
Яшәүлләре шундый рәхәт, Күңел онытмый дәртне.
Бии-бии җырлыйк әле, Күңел ачыйк бергәләп.
Җырлап, биеп яши белсәң, Дөньялар ич түгәрәк!
Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлеге ачык чагыла. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарыла. Шул ук вакытта татар биюе хатын-кызның тыйнаклыгы, оялчанлыгы, назлылыгы турында да сөйли. Кызлар биюләрендә хәрәкәтләр салмак, яисә вак адымнар һәм өлгерлек белән ясала, алардан нәфислек, җылылык, сафлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора.
Длительность: 11 часов