Описание
Таныш булыйк! Без - назлы кояш балалары! Сипкелләребездә - нурлар, елмаюыбызда –яктылык, йөрәгебездә - җылылык. Туган илебезне якты, җылы нурларга күмүче сөйкемле кызлар һәм малайлар булабыз!
Без - җәйге ләйсән яңгыры! Саф күңелебез – тамчысы. Туган ягыбызның кошларын, хайваннарны кайгыртучы сабыйлар !
Без – салават күпере кыйпылчыклары! Хисләребез - төрле төсләр. Туган җиребездә яшәүче төрле милләтләр белән дус, тату торучы нәни кешеләр!
Без – шаян күбәләкләр ! Кулларыбыз – канатларыбыз! Яшел урманнарны, киң кырларны, бормалы елгаларны, чәчәкле болыннарны колачыбызга алып, давыллардан, пычраклардан саклаучы кечкенә балалар!
Таныш булыйк! “Табигатеңне сакла, үз яшәвеңне акла”, “ Матурлык бер көнлек, дуслык - гомерлек “ , “ Уйна да көл, эшли дә бел” девизлы, Алабирде урта гомуми белем бирү бинасында урнашкан, балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы үткәрүгә юнәлдергән “ Дуслык”, “Хезмәт һәм ял” лагерьларына йөрүче укучылар булабыз!
Яшәү чыганагы - көләч кояш безнең лагеребезнең символы булып тора. Аның сары нурлары – безнең кул чукларын йөртеп чыккан, кисеп алган “нурлар” . Һәрберсендә исемебез бар! Ул 40 баланың бер гаилә булып яшәгәнен исәртеп тора. Без һәрвакыт кулларыбызны сузып, ярдәмгә килергә әзер. Дуслык, татулык һәм ихтирам хисләрен арабызда саклыйбыз.
Длительность: 2 часа