Описание
22 нче июнь Россиядә “Хәтер һәм кайгы көне” билгеләп үтелә. Безнең бурыч - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. Карга авыл китапханәсендә «22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне» дип исемләнгән хәтер сәгате уза. Китапханәче Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгалары һәм Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгы турында сүз алып бара.”Онытырга мөмкин түгел” дигән күргәзмәгә күзәтү ясала. “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән бүлектә китап укучылар авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән танышачаклар. Авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алып, чәчәкләр куябыз.
Длительность: 2 часа