Описание
Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Наркоманнар – ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк.
Наркотикларның таралуына реклама да үзеннән зур өлеш кертә. Әлбәттә, наркотикларга турыдан-туры реклама ясау тыела. Әмма наркотикларның бер төре булып саналган сигаретлар белән сыра актив рекламалана. Югыйсә, тәмәке тартудан, алкогольдән һәм наркотиклардан рәхәтлек алу дәрәҗәсе уртак.
Безнең як наркоманнарын башлыча Урта Азия илләре “туендыра”. Ул чимал килеш тә, эшкәртелгән ак порошок хәлендә дә кертелә. Шуңа күрә аны “ак үлем” дип атаганнар.
Длительность: 45 мин.