TOP
Дата мероприятия: 05-06-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә  килә. Ул   Россия шәһәрләре   буйлап  сәяхәт   итеп, Пугачев бунты тарихы  турында  материаллар  җыя. Күренекле  шагыйрь  шул  уңайдан  Казан шәһәрендә  дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек  һәм 7 сәгать була.                                                                                                                                  «Бу якка юкка  гына  бармадым», − дип  яза  Пушин  хатында  Казанга  килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук    «Капитан кызы»    («Капитанская дочка») романын  иҗат иткәндә кулланыла.Пушкинның татар әдәбиятын  үстерүгә,  ул вакытта  Казанда яшәгән рус шагыйрьләре иҗатына йогынтысы һичшиксез. Рус әдәбияты, А.С. Пушкин әсәрләре  белән тирәнтен танышу Габдулла Тукай иҗатында да зур роль уйный. Ул шигырьләрендә Лермонтов белән Пушкинны үзенең остазлары дип атый.  Кичәнең соңгы өлешендә “Пушкин  вә мин”, “Кышкы кич”, “Бәхилләшү” шигырьләрен уку оештырыла.   

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Новочелнинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Новые Челны, ул. Советская, 20
Начало: 05 июня в 11:00
Длительность: 1 час

Похожие мероприятия