TOP
Дата мероприятия: 01-06-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен — ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн — балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме — балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу — һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы. Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә Карга  авыл китапханәсендә "Эх, ямьле син балачагым" дип исемләнгән уен - дәрес оештырылачак.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Каргопольская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Каргополь, ул. Центральная, д 30
Начало: 01 июня в 10:00
Длительность: 2 часа

Похожие мероприятия