TOP
Дата мероприятия: 31-05-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

 Яңа Чаллы  авылы китапханәсендә китап  укучылар белән “Тәмәке тартуның  зыяны... “дигән темада әңгәмә үткәрелә. Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм  тышкы  кыяфәтенә начар тәэсир  итә торган зарарлы  гадәт  икәнлеген   аңлауларына  ирешү.   31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 нче  елда игълан ителгән. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы  иң актуаль,  алар белән көрәшү –  дәүләт өчен генә түгел, гомумән,  һәр аерым гражданның бурычы.                                                                                                                                                                                                                                    Әңгәмә барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның турыдан-туры тәмәке тартучы организмына гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә зур йогынтысы турында фикер алышу оештырыла. Китап укучыларга тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агу булуы турында мәгълүмат   сөйләнә . Күрсәтмәлелек өчен никотинның зарары турында  плакатлар белән күргәзмә материалы тәкъдим ителә. Тәмәке  һәм исле май турында чагыштыру үткәрелә. Чара азагында яшүсмерләр арасында сораштыру уздырыла. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен спорт һәм физик культураның әһәмияте турында фикер алышалар. Барлык балалар да сәламәтлегебез күбесенчә дөрес яшәү рәвешенә бәйле булуы белән килешәләр, ә спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы гадәтләргә альтернатива булып тора.

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Новочелнинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Новые Челны, ул. Советская, 20
Начало: 31 мая в 13:00
Длительность: 45 мин.

Похожие мероприятия