TOP
Дата мероприятия: 05-06-2025 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

Яңа  Чаллы  авыл китапханәсендә “Пушкин - Казанның күренекле  кунагы “ дип аталган кычкырып уку үткәрелә.  Китап укучылар белән  язучының тормыш юлы, иҗаты буенча тест уздырыла . А.С. Пушкинның Казандагы истәлекле урыннары белән танышу оештырыла.  Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил  исемендәге Татар дәүләт опера һәм  балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан  шәһәренең  үзәк урамнарының  берсе шагыйрь  исемен  йөртә.                                                                              

  Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә  килә. Ул   Россия шәһәрләре   буйлап  сәяхәт   итеп, Пугачев бунты тарихы  турында  материаллар  җыя. Күренекле  шагыйрь  шул  уңайдан  Казан шәһәрендә  дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек  һәм 7 сәгать  була.                                                                                                                                 

«Бу якка юкка  гына  бармадым», − дип  яза  Пушин  хатында  Казанга  килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук    «Капитан кызы»    («Капитанская дочка») романын  иҗат иткәндә кулланыла.Пушкинның татар әдәбиятын  үстерүгә,  ул вакытта  Казанда яшәгән рус шагыйрьләре иҗатына йогынтысы һичшиксез. Рус әдәбияты, А.С. Пушкин әсәрләре  белән тирәнтен танышу Габдулла Тукай иҗатында да зур роль уйный. Ул шигырьләрендә Лермонтов белән Пушкинны үзенең остазлары дип атый.  Кичәнең соңгы өлешендә “Пушкин  вә мин”, “Кышкы кич”, “Бәхилләшү” шигырьләрен уку оештырыла.      

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость
Новочелнинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Новые Челны, ул. Советская, 20
Начало: 05 июня в 10:00
Длительность: 45 мин.

Похожие мероприятия