TOP
Дата мероприятия: 05-04-2026 г.
Бесплатно: Мероприятие доступно к бесплатному посещению.

Описание

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә.Карга авыл китапханәсендә  балалар өчен « Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Чара барышында балалар кошлар турында шигырьләр сөйләп, кроссвордлар чишеп, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алып, әдәби викторина сорауларына да  җавап бирәчәкләр.

 Чара барышында бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле, кышкы чорда кошларга нинди ярдәм кирәклеге, азык салынган җимлекләрне ничек урнаштыру, кайда урнаштыру турында сүз алып барачакбыз.

 

 

Источник: Культура.РФ
Расписание и стоимость

В этом городе нет сеансов

Похожие мероприятия