Описание
23 февраль көнне без традицион рәвештә Ватанны Саклаучылар көнен – Россиядә яшәүчеләр өчен иң мөһим булган бәйрәмнәрнең берсен бәйрәм итәбез. Бу илне саклаган һәм саклаучы солдатларны, сугышчыларны хөрмәт итү көне генә түгел, ә бу истәлекле дата күптәннән инде үзенчәлекле, рәсми булмаган «барлык ир-атлар көне»нә әверелде.
Ватанны саклаучылар көне - ул батырлык, номус һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме. Бу көнне төрле яшьтәге ир-атларны бәйрәм белән котлыйбыз.
Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта. Ватанны саклау өчен аермачык кулга корал да тотарга кирәкми. Моның өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш.