Описание
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, Карга авыл китапханәсендә, мәктәп укучылары катнашында “Язмышыңа үзең аяк чалма!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелә. Әңгәмә барышында китапханәче наркотик матдәләр куллануның куркыныч булуы, аларның бөтен организмга йогынты ясавы һәм тиз арада бәйлелек формалаштыруы, яшүсмерләрнең наркотиклар кабул итә башлавының сәбәпләре , шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм сәламәтлекләрен саклап калу турында сүз алып барачак. «Наркомания һәм сәламәтлек»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясыячакбыз. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урнаштырылачак.
Длительность: 1 час