Дата мероприятия:
10-10-2024 г.
Бесплатно:
Мероприятие доступно к бесплатному посещению.
Описание
Укучылар белән " Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң" дип исемләнгән әңгәмә уздырыла. Максатыбыз укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү, әти - әниләргә, тирә - юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү, дусларыңа, сыйныфташларыңа игьтибарлы, ярдәмчел булу теләген үстерү. Хикәяләр укып фикер алышачакбыз. "Төеннең башы миндә - ахыры синдә" уены ( мәкальләр буенча). "Комплиментлар тавы" янында ял итеп алачакбыз. Укучылар бер - берсен мактап ,күңел күтәрә торган сүзләр әйтәләр. Әңгәмә ахырында Ф. Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигыреннән өзек укыячакбыз:
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик - бик теләп тә,-
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.
Источник:
Культура.РФ
Расписание и стоимость
Каргопольская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Каргополь, ул. Центральная, д 30
Начало: 10 октября в 12:00
Длительность: 2 часа
Длительность: 2 часа