Описание
Авылы китапханәсендә күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайга 125 ел тулуына карата — «Гомәр Толымбай - олы шәхес» дип исемләнгән буклет төзелә.
Күренекле язучы, Гомәр Толымбай (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстанның Буа районындагы Толымбай (Адав-Толымбай) авылында туган. Фольклорчы галим буларак Толымбай әкиятләр, бәетләр җыючы, аларны өйрәнүче буларак билгеле. Г. Толымбай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм аларны фәнни яктан тикшерү өлкәсендә дә гаять нәтиҗәле эш алып бара. Экспедицияләргә йөреп, илле бер әкият язып ала. Шуларның утыздан артыгы бүгенге көндә дә сайланма әкиятләр рәтендә кат - кат басылып килә. Аның балалар фольклорын өйрәнүгә караган хезмәтләре дә аерым игътибарга лаек.
Китап сөюче укучыларыбызга буклетта Гомәр Толымбайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышырга була .
Длительность: 23 часов 59 мин.
Длительность: 23 часов 59 мин.