Описание
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Балалар — тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме — сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.Яңа Чаллы авыл китапханәсе шушы көн уңаеннан балалар өчен саф һавада конкурслар, мавыктыргыч уеннар: (“Капчык киеп узышу” Диңгез дулкынлана”, “Качыш”, “Туплы”,”Йөзек салыш”, “Түбәтәй”,” Су ташу”), төрле милләт биюләре буенча конкурслар уткәрде. Соңыннан китап укучылар белән милли мәдәниятлар һәм гореф –гадәтләр буенча сорауларга җавап бирү оештырылды. Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.
Длительность: 1 час