Дата мероприятия:
27-05-2025 г.
Бесплатно:
Мероприятие доступно к бесплатному посещению.
Описание
Ел саен 15 нче май көнне-Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәдәният йорты, китапханә, авылыбызның уңган, булган, үрнәк гаиләләре белән берлектә "Гаилә-ныклы учак" дип аталган чара булып узачак. Китапханәче"Китаплы гаилә-бәхетле гаилә" дигән күргәзмәгә күзәтү ясыячак.Гаиләләребез төрле ярышларда катнашырлар, кызыклы уеннар уйнарлар, гаилә турында мәкаль-әйтемнәр әйтеләчәк.
Авыл бит ул бер гаилә кебек,
Бергә көлә, бергә сөенә;
Дәррәү бәйрәм итә, бергә эшли,
Кайгы килсә, яна - көенә.
Чын күңелдән шатлана күк авыл,
Кавышканда, яшьләр туйларда;
Бәби чәйләрендә теләк тели,
Яшьлегенә кайтып уйларда...
Чыннан да, нәкъ менә гаиләдәге кебек, авылның да матурлыгы аның кешеләрендә, тормыш итү рәвешләрендә чагыла.
Источник:
Культура.РФ
Расписание и стоимость
Тяжбердинская сельская библиотека
Татарстан Респ, р-н.Алькеевский, с. Тяжбердино, ул. Центральная, 34
Начало: 27 мая в 18:00
Длительность: 2 часа
Длительность: 2 часа