Описание
26 декабрьдә XX йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Н. Исәнбәт татар халкының 50 меңләп сүздән торган байлыгын җыйнап "Татар теленең фразеологик сүзлеге" н, бастыра, 200 меңгә якын сүзне үз эченә алган "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" н төзи, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтләгән 30 га якын драма, комедия, трагедия авторы да ул. Алар арасында "Мулланур Вахитов", "Муса Җәлил", " Миркәй белән Айсылу", "Хуҗа Насретдин" кебек еллар буена сәхнәләрдән төшмичә уйналганнары да бар.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре “ШаЯрыш” проекты кысаларында Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән олуг әдибебезнең тормыш юлы, иҗатын, гыйльми эшчәнлеген искә төшерәчәкләр.
Длительность: 9 часов